Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
Көллият турында

Көллият турында

gallery-item
gallery-item
gallery-item

Казан медицина көллиятенә 1837 елда нигез салынган

Тарихы

Казан медицина көллияте Россиянең уку йортлары арасында беренчеләрдән булып санала.

1837нче елда Казанда земство фельдшер мәктәбе ачыла.

 Революциядән соң аның базасында беренче совет фельшер-акушерлык мәктәбе – ФАШ төзелә.

1954 нче елда бу мәгариф учреждениесе Казан база медицина училищесы, 1991нче елда Казан медицина көллияте статусын ала, 2006нче елда Казан медицина көллияте дәүләт урта һөнәри белем учреждениесенә үзгәртелә, 2007нче елдан Татарстан Республикасының дәүләт автономияле урта һөнәри белем бирү учреждениесе дип атала башлый.

Казан медицина көллияте заманча төзелгән дүрт катлы уку бинасында урнашкан.

Укулар махсуслаштырылган кабинетларда һәм лабораторияләрдә үткәрелә.

Укыту кабинетлары компьютерлар һәм интерактив такталар белән җиһазландырылган, компьютер классларында студентлар өчен тест рәвешендә зачетлар һәм имтиханнар бирү, шулай ук электрон белем бирү ресурслары белән мөстәкыйль эшләү мөмкинлеге бар.

Өстәмә һөнәри белем бирү бүлегендә студентлар һәм тыңлаучылар белән практик дәресләр Казан шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләрендә үткәрелә.

Көллият китапханәсе һәм уку залы китап фондында 70меңгә якын экземпляр исәпләнә.

Анда медицина, педагогика, психология, фәлсәфәнең төрле өлкәләре, шулай ук табигый фәннәр, дин, сәнгать һәм башка фәннәр буенча әдәбият тупланган.

Китапханәнең уку залы интернет челтәренә чыгу мөмкинлегенә ия булган компьютерлар белән җиһазланган.

Көллиятнең спорт комплексы үз эченә спорт залын, ЛФК кабинетын, спорт мәйданчыгын ала.

Заманча җиһазланган актлар залында даими рәвештә бөтенроссия, республика һәм көллиятнең эчке чаралары уздырыла.

Студентлар һәм көллият хезмәткәрләре өчен якты, чиста, иркен ашханә эшли.

Өстәмә һөнәри белем бирү бүлегендә читтән килеп укый торган студентлар һәм тыңлаучылар яшәү өчен төзәкләндерелгән тулай торак бар.

1998нче елдан көллият директоры-Хисаметдинова Зөһрә Анфасовна.

Көллияттә 128 штатлы укытучы эшли, алар арасында 1 медицина фәннәре докторы һәм 9 фән кандидаты бар.

Күп кенә укытучылар хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

Көллияттә Татарстан Республикасының 6 атказан табибы, 2 ТРның атказан укытучысы, “Россия Федерациясенең урта һөнәри белемнең мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 12 укытучы, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән 1 кеше, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” дигән Россия Федерациясенең медале белән бүләкләнгән 19 кеше, “Россия профсоюзларына 100ел” медале белән - 1 кеше, “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 6 кеше, Татарстан Республикасының “Физик культура һәм спорт отличныгы” билгесе белән бүләкләнгән 4 кеше эшли.

Миссиясе һәм кузаллавы

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе «Казан медицина көллияте» миссиясе-хезмәт базары ихтыяҗларының динамик үзгәрүе шартларында урта медицина хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхси үсешен тәэмин итү.

Көллиятнең кузааллавы - ул кулланучылар таләпләре нигезендә сыйфатлы урта медицина белеме алуны гарантияли торган урта медицина белеме өлкәсендә инновацион технологияләрне һәм фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертүче, сыйфат өлкәсендә сәясәткә йогынты ясаучы, илнең урта медицина белеме системасын камилләштерүче, норматив хокукый документларны эшләүдә катнашучы, Россиянең әйдәүче инновацион урта медицина мәгариф учреждениясе булырга.

Көллият коллективы кредосы: “Кем алга таба хәрәкәт итми, шул артта кала”.

Төп максаты - дәүләт, җәмгыять һәм шәхеснең гамәлдәге һәм перспективалы таләпләре нигезендә урта медицина белеме булган, конкуренциягә сәләтле, югары квалификацияле белгечләр әзерләү.

Хәзерге вакытта

ДАҺБУ “Казан медицина көллияте” түбәндәге белгечлекләр: урта гомуми белем нигезендә “Дәвалау эше” (“фельдшер” квалификациясе), урта гомуми белем нигезендә “Акушер эше” (“акушер” квалификациясе), урта гомуми белем нигезендә “Ортопедик стоматология”(“теш технигы” квалификациясе), урта һәм гомуми белем нигезендә “Фармация” (“фармацевт” квалификациясе), урта һәм гомуми белем бирү базасында “Шәфкать туташы эше” (“шәфкать туташы” квалификациясе), урта гомуми белем бирү нигезендә “Лаборатор диагностика” (“медицина лаборатория технигы” квалификациясе) буенча нигез һәм тирәнтен әзерлек алып бара.

Укыту теле - рус теле.

Гомуми контингент - 3431 студент.

Моннан тыш, ел саен колледж стеналарында Татарстан Республикасында 5 меңнән артык медицина хезмәткәре белемнәрен камилләштерә ала.

Казан медицина коллияте эшчәнлегенең төп инновацион юнәлешләре түбәндәгеләр:

  • сыйфат менеджментының сертификацияләнгән системасын камильләштерү;
  • элек эшләнгән эшләрне камильлләштерү, шулай ук көллият белән идарә итүнең мәгълүмати – аналитик системасының яңа модульләрен эшләү һәм гамәлгә кертү;
  • яңа буын мәгълүмат – белем технологияләрен һәм ресурсларын эшләү һәм гамәлгә кертү;
  • сәламәтлек саклауны тәэмин итүче белем бирү киңлеген үстерү.

1998 елдан Казан медицина көллияте Татарстан Республикасы медицина көллиятләре һәм училищелары өчен база булып тора, көллият директоры Хисаметдинова З. А. Татарстан Республикасы урта медицина мәгариф учреждениеләренең (СМОУ РТ) директорлар советы рәисе итеп сайланды.

2004нче елның декабрендә Казан медицина көллияте Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика училищелары һәм көллиятләре өчен база булды, көллият директоры З.А Хисаметдинова Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләренең (ПФО (СМФОУ ПФО) директорлар советы рәисе итеп сайланды.

Көллият Татарстан Республикасының һәм Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләре өчен оештыру-методик үзәк булып тора.

Ел саен көллият базасында Татарстан Республикасы урта медицина мәгариф учреждениеләренең (СМОУ РТ), Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләренең (СМФОУ ПФО) директорлар советы, бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләр, директорлар, директор урынбасарлары, структур һәм функциональ бүлекчеләр җитәкчеләре, белгечләр өчен камильләштерү цикллары уздырыла.

Казан медицина көллияте- Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү системасында иң алдынгы учреждениеләренең берсе.

Бу хакта күпсанлы бүләкләр, дипломнар, сертификатлар, шулай ук төрле бөтенроссия конкурс лауреатлары исемнәре сөйли.

2004нче елның ноябрендә көллият укытучылары һәм студентлары«ЮНЭКО-2004» мәдәни мирас, экология һәм тормыш иминлеге проблемалары буенча Икенче Бөтенроссия яшьләр форумы лауреатлары булдылар.

2005 нче елда көллият, аның директоры һәм хезмәткәрләре турында мәгълүмат “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясендә бирелде.

2006нчы елда көллият”Белгечләр әзерләү сыйфатын тәэмин итү системалары” Бөтенроссия югары белем бирү конкурсларында катнашкан беренче һәм бердәмбер урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениясе һәм аның дипломанты, ә 2007нче елда бу конкурс лауреаты булды.

2007нче елда көллият “Хезмәтләр күрсәтү” номинациясендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” конкурсында җиңүче дип танылды, шулай ук “Урта һөнәри белем бирү системасында хезмәтләр” номинациясендә”Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсы лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009нчы елның 28 сентябрьдәге карары белән Казан медицина көллиятенә продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле ысулларын кертү өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен 2008нче елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе бирелде.

2007нче елда Казан медицина көллияте сыйфат менеджменты системасының ИСО 9001:2000 сыйфатының халыкара стандарты таләпләренә туры килү сертификаты алды.

2008нче һәм 2009нчы елларда көллият СМК тарафыннан бирелгән сертификатның гамәлен раслады.

2010нче елда г. Казан медицина көллияте ресертификация процедурасын уңышлы үтте, көллияткә сыйфат менеджменты системасының ИСО 9001:2008 стандартларына туры килүенең яңа сертификаты бирелде, аның гамәле 2019нче елга озайтылды.

2010нче елда Казан медицина көллияте Европа сыйфат менеджменты фондының EFQM халыкара стандарты таләпләренә туры килү сертификаты алды («Танылган камиллек» дәрәҗәсе) һәм Европа сыйфат оешмасының еврегистрына кертелде.

Бүгенге Казан медицина көллияте – абруйлы, даими һәм һәръяклап үсә торган белем бирү учреждениясе, ышынычлы пратнер, танылган лидер, сыйфатлы белем алырга теләгән яшь кешеләргә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармаклары җитәкчеләре һәм белгечләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тарафыннан алдынгы тәҗрибә базасы буларак кирәкле учреждение. “Казан медицина көллияте” Татарстан Республикасының Дәүләт автономияле урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениясе Россиянең иң яхшы көллиятләре рәтенә керә.

Директорларыбызның тормыш юллары

 СЕРГЕЕВА МАРИЯ АНДРЕЙ КЫЗЫ,

Казан медицинаучилищесы директоры,

Татарстанның атказан укытучысы 

Сергеева Мария Андрей кызы, Пермь губернасы Кусье-Александровск заводында 1908нче елда туган. Әтисе, Анрей Мариан улы Бабинский революция кадәр һәм революциядән соң да урманчы булып эшләгән, 1936 елда үлгән. Әнисе, Надежда Исак кызы Бабинская, хуҗабикә булган. Ул 1942 нче елда дөнья куйган.

1918нче елдан алып 1926нчы елга кадәр Мария Андреевна урта мәктәптә белем алган. 1926 нчы елда кияүгә чыккан һәм беркая да эшләмәгән.

1931 нче елда Казан дәүләт университетына укырга кергән һәм 1936 нчы елда аны тәмамлаган. 1936нчы елдан ул фельдшер-акушер мәктәбе хезмәткәре, бер үк вакытта Кызыл Хач җәмгыяте курсларында укыта. 

1941 нче елда Кызыл Хач өлкә комитетына методик база рәисе булып күчерелгән.

Бер үк вакытта ул Казан медицина институты физиология кафедрасында ассистент булып эшләгән. 

1944нче елның августында аңа фельдшер-акушерлар мәктәбе директоры вазифасын йөклиләр һәм бер үк вакытта ул методик база рәисе итеп калдырыла. 1944 нче елда ВКП(б) членлыгына кабул ителгән.

Мария Андреевна 1972нче елга кадәр директор вазифасын үтәгән, әмма үзенең яраткан коллективында анатомия һәм физиология фәннәрен укытырга калган. Бер үк вакытта ул училище тарихы һәм Татарстанда урта медицина белем алу үсеше тарихы турында хезмәт язган. Мария Андреевна Сергеева төбәкнең урта медицина белем алу үсеше тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән.

              


ЗАКИРОВА МӨНИРӘ ИБРАҺИМ КЫЗЫ,  

училище директоры

Закирова Мөнирә Ибраһим кызы 1921нче елның 10 октябрендә Казан шәһәрендә туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда ул авиация институты студенты булган. Атасы фронтка киткәч, ул укуын ташлап башта мотор төзү, аннан авиация заводына эшкә керергә мәҗбүр була. 

Бер яктан, ул гаиләсенә матди ярдәм итәргә теләгән, икенче яктан, Мөнирә Ибраһимовнада гражданлык, ил язмышы өчен һәм җаваплылык хисе уянган.

Үсмер кыз Мөнирә авиация заводы чыгарган очкычларның фронтка бик кирәклеген аңлый. Нәкъ шушында эшләп, ул фронтка булышам дип, заводка эшкә кергән. Завод хәрби режимда эшләгән. Эшчеләр өчешәр смена эшләгәннәр. Мөнирә ханымның истәләге буенча, алар тәүлекләр буе заводтан китмәгәннәр, өйләренә атнага бер тапкыр кием алыштырыр һәм юынып чыгу өчен генә кайтканнар. Һаман да ашыйсы һәм йокласы килүенә карамастан, алар хезмәтләренең Ватаннарына, фронтка кирәклеген, анда тагында авыррак икәнлеген аңлап, Җиңү Көнен тизрәк якынайтырга тырышканнар. Һәм, ниһаять, ул килеп тә җитте, 1945нче елның мае.

1950нче елда Закирова “Санитария эше” һөнәре буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 1950нче елдан Казан шәһәренең СЭСында лаборатория мөдире булып эшли башлаган. 1956 елда КПСС сафларына кергән. 1963елның февралендә медицина училищесына укытучылык эшенә күчкән. 

Башта ул сәламәтлек саклау министырлыгы приказы буенча Д.В.Подольскаяның табиб эшенә күчү уңае белән, завуч итеп билгеләнде, ә 1972 елдан алып, Сергеева М.А.пенсиягә китү сәбәбле, аңа училище директоры вазифасын йөклиләр.

 Закирова М.И. директор булып эшләү дәверендә укучыларны кабул итү планы шактый артты. Училище контингенты 1146 алып 1263кә кадәр үзгәреп торды.

Закирова М.И. РСФРС республика методик советының санитар - гигиена секциясе рәисе итеп сайланды, РСФСР училищелары эшләрен тикшерүгә киң рәвештә тартылды, район училищеларына ярдәм күрсәтте, Вахитов районы хезмәт ияләре депуталарының район Советы депутаты булды.

Закирова М.И. «ТАССРның атказан табибы», сәламәтлек саклау отличнигы, В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль белән бүләкләнде.

Мөнирә Ибраһимовна укыту процессына кыю рәвештә яңа идеялар кертте, акыллы һәм файдалы киңәшләрне тиз кабул итүе, аларны тормышка һәм уку процессына кертүе белән аерылып торды. Мөнирә Ибраһимовнага гади һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә максатчанлык, принципиальлек, эшлеклелек хас иде. Анда нык, дәртле тормыш көче кайнап торды. Педагоглар, хезмәткәрләр һәм укучылар аларга карата аның мәхәббәтен, кешелеклеген, ягымлылыгын тоеп тордылар.

Училищеда Мөнирә Ибраһимовна җитәкчелегендә методик кабинет оештырылды. Мөнирә Ибраһимовна һәм Галина Николаевна Трифонова Татарстанның барлык медицина училищеларында методик эшне камильләштерделәр. Училище базасында, беренче тапкыр буларак, бөтенсоюз күләмендәге алдынгылар слетлары һәм фәнни конференциялар үткәрелде. Закирова М.И. һәм Найденова Г.И. җитәкчелеге астында санитар –гигиена лабораториясе барлыкка килде.

Мөнирә Ибраһимовнаның үзенең кул астында эшләүчеләр белән кабинетында күздән-күзгә калып орышкан вакытлары да булды, әмма ул ачуны тотып тормады, “кирәген биргәннән соң”, гаеплеләр өчен сөенечле булган ышанычлы тонга күчә иде. Закирова М.И. барында училищеның тулай торагы төзелеп бетелә. 1981 елда Мөнирә Ибраһимовна пенсиягә чыкса да, укучыларны җитештерү (производство укытуы) буенча директор урынбасары булып 1984нче елга кадәр эшләде. 


САДЫКОВ НАИЛ САЛАХ УЛЫ,

Казан медицина училищесы директоры,

Татарстан республикасы

сәламәтлек саклау министрылыгының

кадрлар эшләре буенча

министр урынбасары, пенсионер

Садыков Наил Салахович 1941нче елның 19 мартында Буа шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Аның һөнәр сайлавына дусларының берсе йогынты ясый һәм 1961нче елның сентябреннән Наил Садыков Казан дәүләт медицина институты студенты. 1967нче елда институтны тәмамлый һәм Советлар Союзының Төрекмәнстан ресрубликасының Мары шәһәренә эшкә җибәрелә. 1968нче елда гаилә хәленә карап туган Буасына кайтырга мәҗбүр була һәм башта Үзәк район хастаханәсендә (ЦРБ) табиб - инфекционист, соңыннан баш табиб урынбасары булып эшли.

1972нче елда Садыков Наил Салахович Буа медицина училищесы директоры итеп билгеленә. Шушы вакыттан алып аның һөнәри эшчәнлеге ничек кенә булмасын республика сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм урнаштыру белән бәйле.

1981нче елда Наил Салахович Казан терәк медицина училищесын җитәкли. 1984нче елда Казан медицина училищесының яңа бинасы төзәлә башлый. Ул өч ел эчендә төзелеп бетелә һәм 1987нче елда Мавлютов урамындагы 34 нче йортта тантаналы рәвештә ачыла.

 1989нчы елда Наил Садыковны сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар эшләре буенча министр урынбасары итеп билгелиләр. Министырлыкта эшләгән елларында ул узенең оештыру сәләтенең зур дәрәҗәсен, үзен таләпчән, әмма шул ук вакытта кешелекле, Татарстанның медицина тармагында барысын да белгән җитәкче итеп күрсәтте. 2000 нче елдан бирле ул инде яхшы традициягә әйләнгән медицина хезмәткәрләре Спартакиадасын үткәрү буенча оештыручыларның берсе.

2003нче елда пенсия яшенү җитү сәбәпле министр урынбасары вазыйфасыннан китте, әмма министрлык линиясе буенча төрле программаларны гамәлгә ашыру өстендә актив һәм энтузиазм белән эшләүне дәвам итте, аерым алганда, Татарстан сәламәтлеге саклау ветераннары берлеген җитәкли. Наил Салаховичның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше берничә тапкыр күпсанлы бүләкләр һәм исемнәр белән билгеләп үтелде: СССР сәламәтлек саклау отличнигы, РФ һәм ТАССРның атказан табибы, фидакарь хезмәт өчен медаль иясе.

Бүген Наил Салахович Татарстан ветераннарын медицина һәм дарулар белән тәэмин итү комиссиясен җитәкли, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының ветераннар оешмасын оештыручы һәм рәисе булып тора. Ул “Хөрмәтле сәламәтлек саклау ветераны” дигән бүләкләү системасын эшләде һәм гамәлгә кертте. Ел саен министрның ветераннар-республика медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашуларын оештыра. Госпитальләрдә эшләгән, медсанбатларда хезмәт иткән, сугыш кырларында сугышкан Татарстан медиклары турындагы”Җиңү хакына” дигән истәлек китабын бастыру инициаторы булып Наил Салахович Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү әзерлегенә үз өлешен кертте.

 

АЛМАЕВ ВАЛЕРИЙ ПЕТР УЛЫ,

өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге мөдире,

медицина фәннәре кандидаты 

Алмаев  Валерий  Петр улы   1951 нче елның 28 нче июнендә  Чистай  шәһәрендә туа. 

1978 елда ул  С.В. Курашов  исемендәге Казан медицина  институтының  стоматология бүлеген тәмамлый.

 1978нче елдан 1980нче елга кадәр ортопедик стоматология  кафедрасының аспиранты, 1983нче елдан 1989нчы елга кадәр ортопедик стоматология кафедрасы ассистенты.  1989 -1998нче елларда Казан терәк медицина колледжы директоры, ә 1998нче елдан бирле бүгенге көнгә кадәр  Казан  медицина көллиятендә өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге мөдире булып эшли.

Аның җитәкчелегендә Казан терәк медицина көллияте  Татарстан Республикасының урта медицина хезмәткәрләрен һөнәри әзерләүдә зур  уңышларга иреште,  көллиятнең матди-техник базасы нагытылды. Медицина колледжының коллектив эшчәнлегенең төп юнәлеше булып  конкуретлыкка ия булган, интеллектуаль, мәдәни, физик  һәм әхлакый мөнәсәбәтләрдә һәръяклап үсешкә ия булган белгечләр формалаштыру тора.

Алмаев В.П.  җитәкчелегендәге өстәмә белем бирү бүлегендә укыту процессын камилләштерү, Татарстан Республикасы урта медицина хезмәткәрләренең  белемнән   файдалану мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелеген үстерү буенча даими эш алып барыла.

Алмаев В.П.  сәламәтлек саклау министырлыгының  аттестация комиссиясе  әгъзасы булып тора.

2007нче елдан  Алмаев В.П. «Сәламәтлек саклау отличнигы” ның күкрәк билгесенә ия.

Алмаев В.П. является членом аттестационной комиссии Минздрава РТ. Имеет Нагрудный знак «Отличник здравоохранения» (2007 г.).

 

ХИСАМЕТДИНОВА ЗӨҺРӘ АНФАС КЫЗЫ,

ДАҺБУ «Казан медицина көллияте» директоры»

Хисаметдинова Зөһрә Анфасовна Татарстан Республикасы Азнакай районының Сапеево авылында 1958нче елның  сентябрендә туа. 1975нче елда  Азнакай шәһәренең 3нче урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт  медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә, 1981нче елда аны уңышлы гына тәмамлый. Моннан тыш, 1995нче елда ул “Менеджмент” белгечлеге буенча Казан финанс -икътисад институтын, ә 2004нче елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 1983 нче елдан башлап Казан медицина көллиятендә  башта укытучы, бүлек мөдире, филиал мөдире, ә аннары медицина көллияте директоры булып эшли. 

Хәзергә вакытта Казан медицина көллияте сыйфат өлкәсендә  Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең премиясе лауреаты булып тора.

Хисаметдинова З.А. – Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган күп кенә бөтенроссия конкурсларында җиңүче, алар арасында: “Урта һөнәри белем бирү лидеры-2002” конкурсының “Директор-галим-тикшеренүче” номинациясендә, бөтенроссия конкурсы “Мәгариф өлкәсендә лидер - 2008” “Урта һөнәри белем бирү лидеры” номинациясендә, “Ел директоры (2008, 2009, 2010)”конкурсында. Ул шулай ук республика конкурс-презентациясенең “Хатын-кыз - ел үрнәге”(2003) номинациясендә  җиңүче исемен алды.

Хисаметдинова Зөһрә Анфасовна 110 артык фәнни хезмәт, шул исәптән 9 монография авторы. 2007 елдан Хисаметдинова З.А. Казан дәүләт медицина академиясенең иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы доценты вазифасын үтәп, укыту һәм фәнни эшчәнлеген алып бара. 

Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташы эшчәнлеге белән идарә итү өлкәсендә эксперт советының профиль комиссиясе әгъзасы, РФ урта медицина һәм фармацевтика  мәгариф учреждениеләре директорлар советы әгъзасы, Идел буе округының урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләре директорлар советы рәисе, ТР Шәфкать туташлары ассоциациясе президиумы әгъзасы.


  • Хобби: үзлегеңнән даими белем алу һәм үз-үзеңне камилләштерү.

  • Яраткан мәкале яки әйтеме: «Яткан таш астына су акмый”».

  • Тормыш кредосы: «Алга таба хәрәкәт итмәгән кеше артта кала».

  • Тормышта һәм медицинада үз укытучыларыгыз дип кемне саныйсыз?   Профессор В.А. Жуковны (Мәскәү шәһәре).




Структура

Стр-ра КМК.jpg