Хөрмәткә һәм горурлыкка лаек кешеләр

ХИСАМЕТДИНОВА ЗӨХРӘ АНФАС КЫЗЫ

ДИРЕКТОР


Хисаметдинова Зөһрә Әнфәс кызы – “Казан медицина көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры, медицина фәннәре докторы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының “Шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү” белгечлеге буенча тармак комиссиясе әгъзасы, РФ  урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләрнең директорлар советы Президиумы әгъзасы, Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика мәгариф учреждениеләрнең директорлар советы Президиумы рәисе, “ТР урта һөнәри белем бирү учреждениесе Директорлар советы” коммерцияле булмаган партнёрлык оешмасы Рәисе урынбасары, мәсәлән:
  • “Директор – 2002” бөтенроссия конкурсы “Директор-галим-тикшеренүче” номинациясендә,
  • “Ел хатын-кызы-2003” республика конкурсының “Хатын-кыз - ел үрнәге” номинациясендә,
  • “Ел менеджеры-2004» бөтенроссия конкурсының «Сәламәтлек саклау “номинациясендә,
  • “Белемдә лидер-2008” бөтенроссия конкурсының “Урта һөнәри белем лидеры” номинациясендә абсолют җиңүче,
  • Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты - 2010.
2007нче елда Зөһрә Анфасовна Хисаметдинова җитәкчелегендә Казан медицина көллияте сыйфат менеджменты системасының ИСО 9001:2000 стандартына туры килү сертификаты алды, 2010 нче елда көллият ресертификация процедурасын уңышлы үтте һәм Европа сыйфат оешмасының Еврорегистрына кертелде. 2008нче елда көллият сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты булды. 2008, 2009, 2010 елларда “Европа сыйфаты”Алтын медале” конкурсының бәйсез иҗтимагый советы көллиятне “Россиянең 100 - иң яхшы ССУЗ” номинациясендә Лауреат дипломы белән бүләкләде.
 «Алга таба хәрәкәт итмәгән кеше артта кала”- бу Зөһрә Анфасовна Хисеметдинова җитәкли торан коллектив кредосы. Ул 1958нче елда туган. Зөһрә1981нче елда Казан дәүләт медицина институтын “Педиатрия” белгечлеге буенча, 1995нче елда “«Менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын, 2004нче елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1996елда “Татарстан Республикасының урта медицина кадрларының социаль-демографик характеристикасы һәм аларны махсуслаштыруга һәм камилләштерүгә ихтыяҗы” темасына кандидатлык диссертатациясен яклады, 2002 нче елда- “Татарстан Республикасы халкына сәламәтлек саклауның һәм медицинаярдәмен оештыруның максатчан программаларын ссоциаль-гигиеник диссертацисен яклады. Хисаметдинова З.А.- 70тән артык фәнни хезмәт, шул исәптән алты монография авторы. Хисаметдинованың З.А. турыдан-туры катнашында федераль норматив хокукый документлар, укыту-программа һәм укыту-методик материаллар, шул исәптән урта медицина мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген регламентлаштыра торган урта медицина белеме белгечлекләре буенча дәүләт белем бирү стандартлары төзелә.


САДЫКОВ НАИЛ САЛАХ УЛЫ

ДИРЕКТОР


Садыков Н.С. 1941нче елның 19 мартында Буа шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туган.

Мәктәпнең 7сыйныфын тәмамлап техникумга ветфельдшер һөнәренә укырга керә. Укуын тәмамлагач, центрифуга операторы булып, шикәр заводына эшкә урнаша. Урта мәктәп гомуми белем алу нияте белән кичке мәктәптә укый. Аттестатны кулына алгач, сыйныфташ дусты Женя Ефремов белән Казанга китәләр һәм Казан медицина институтының санитар-гигиена факультетына укырга керәләр. Өченче курста Садыков Н.С. “Ашыгыч ярдәм” станциясендә эшли башлый.

 Диплом тапшырганнан соң, Советлар Союзы Сәламәтлек саклау министрлыгы кушуы буенча Төрекмән Республикасының Мары шәһәренә эшкә юллама ала.  Ярты елдан соң, гаилә хәлләре буенча, Буага кайтып калырга мәҗбүр була. Район хастаханәсенә инфекционист-табиб вазифасына ярты ставкага урнашып, ярты ставкага Буа медицина училищесында укытучы булып эшли. Соңыннан өч ел район үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли.

1972нче елда Буа медицина училищесы, ә 1981нче елда Казан медицина училещесы директоры итеп билгеләнә.

1989нче елның сентябрендә Сәламәтлек саклау министрлыгына кадрлар мәсьәләләре буенча министр урынбасары итеп чакыралар.

Бүген Н.Садыков Татарстан ветераннарын медицина һәм дарулар белән тәэмин итү комиссиясен җитәкли, ул республика Сәламәтлек саклау министрлыгының ветераннар оешмасын оештыручы һәм рәисе булып тора.  

Наил Садыков – ТАССРның һәм и Россия Федерациясенең атказан табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.