Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
Россия Президенты юлламасының мәгариф системасына кагылышлы өлеше турында

Россия Президенты юлламасының мәгариф системасына кагылышлы өлеше турында

27 February 2023

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә Россия Федерациясе Президенты Россия Федерациясе Федераль Җыенына илдәге хәл, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләр турында еллык юлламалар белән мөрәҗәгать итә.

Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга Юлламасы Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына гына түгел, барлык хакимият органнарына, гомуми җәмгыятькә адресланган бик әһәмиятле сәяси һәм программалы чыгыш булып тора.

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең стратегик максатларын һәм өстенлекләрен билгеләү һәм милли иминлекне тәэмин итү, күрсәтелгән максатларга ирешү юнәлешен, хәл ителергә тиешле мөһим бурычларны билгеләү, шулай ук стратегик планлаштыру буенча башка документларны эшләү өчен нигез булып тора.

2023 елның 21 нче февралендә Владимир Путин үзенең мәгариф системасы перспективаларына кагылышлы Юлламасында ил алдында торган масштаблы бурычларны исәпкә алып, «кадрлар әзерләү системасына, фәнни-технологик сәясәткә якын килүне җитди яңартырга», шулай ук «өстенлекләрне төгәл билгеләргә, ресурсларны конкрет, принципиаль әһәмияткә ия фәнни нәтиҗәләр алуга юнәлтергә, барыннан да элек, ил алдында торган зур бурычларны исәпкә алып, аларны конкрет, принципиаль әһәмияткә ия булган өлкәләрдә тупларга кирәк» дип белдерде. «Бездә яхшы нигезләр бар һәм алар ил тормышы өчен бик мөһим, шул исәптән транспорт, энергетика, ТКХ, медицина, авыл хуҗалыгы, сәнәгатькә кагылышлыларын исәпкә алып» ¬ ди Президент.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, «соңгы елларда урта һөнәри белем бирүнең абруе сизелерлек артты. Техникум һәм көллиятне тәмамлаучыларга ихтыяҗ зур, гаять зур. «Беләсезме, әгәр бездә эшсезлек тарихи минимумга кадәр кимегән икән, ә бу 3,7 процент, димәк кешеләр эшли, кадрларның яңалары кирәк» ¬ диде ул.

Владимир Путин фикеренчә, ««Профессионалитет» проектын киңәйтергә кирәк, аның кысаларында мәгариф-җитештерү кластерлары булдырыла, уку базасы яңартыла, ә предприятиеләр, эш бирүчеләр көллиятләр һәм техникумнар белән тыгыз элемтәдә икътисад ихтыяҗларыннан чыгып белем бирү программаларын формалаштыралар. Әлбәттә, бу өлкәгә остазларның реаль, катлаулы җитештерүдә эшләү тәҗрибәсе белән килүе бик мөһим».

Шул ук вакытта якындагы биш ел эчендә «электрон сәнәгать, робот техникасы, машина төзелеше, металлургия, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм оборона-сәнәгать комплексы, төзелеш, транспорт, атом һәм башка тармаклар өчен, Россиянең куркынычсызлыгын, суверенитетын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү өчен миллионга якын эшче һөнәре белгечләрен әзерләү ¬ конкрет бурыч» ¬ дип билгеләп үтелде.

Шул исәптән, Россия Президенты фикеренчә, югары белем бирү системасында икътисадтагы, социаль тармаклардагы, тормышыбызның барлык өлкәләрендәге белгечләргә карата яңа таләпләрне исәпкә алып зур үзгәрешләр кертергә вакыт җиткән: «совет мәгариф системасында булган иң яхшыларның синтезы һәм соңгы унъеллык тәҗрибәсе кирәк».

Бу уңайдан түбәндәгеләр тәкъдим ителә.

Беренчедән «югары белемле белгечләр әзерләү өчен безнең ил өчен традицион базага кайтырга. Уку вакыты дүрт-алты ел булырга мөмкин. Шул ук вакытта бер белгечлек һәм бер вуз кысаларында да конкрет һөнәр, тармак һәм хезмәт базары соравына карап, әзерлек срогы буенча төрле программалар тәкъдим ителергә мөмкин».

Икенчедән, «әгәр һөнәр өстәмә әзерлек, тар белгечлек таләп итә икән, бу очракта яшь кеше магистратурада яки ординатурада белемен дәвам итә алачак».

Өченчедән, «һөнәри белем бирүнең аерым дәрәҗәсенә аспирантура тәкъдим ителәчәк, аның бурычы – фәнни һәм укыту эшчәнлеге өчен кадрлар әзерләү».

Владимир Путин ассызыклаганча, «яңа системага күчү җайлы гына барырга тиеш. Хөкүмәткә парламентарийлар белән берлектә Мәгариф, хезмәт базары һ.б. турындагы законнарга күпсанлы төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Монда барысын да уйларга, төбенә төшенеп эшләргә кирәк. Яшьләрнең, безнең гражданнарның сыйфатлы белем алу, эшкә урнашу, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләре барлыкка килергә тиеш. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: аларгы проблемалар түгел, мөмкинлекләр тудырылырга тиеш». 

Моннан тыш, Россия Президенты «хәзерге вакытта белем алучы шәкертләр гамәлдәге программалар буенча белем алуларын дәвам итә алачаклар» дип аерым билгеләп үтте. Һәм шулай ук хәзер гамәлдәге бакалавриат, специалитет яки магистратура программалары буенча укыган гражданнарның югары белем дәрәҗәсе һәм әзерлек дипломнары яңадан каралырга тиеш түгел. «Алар моңа кагылышлы хокукларын югалтырга тиеш түгел» ¬ диде ул. Владимир Путин Гомумроссия халык фронтына «югары белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр белән бәйле барлык мәсьәләләрне аерым контрольгә алу» үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Владимир Путин 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте. Россия Президенты фикеренчә, «укытучы илнең киләчәген төзүдә турыдан-туры катнаша һәм ата-аналар балаларына укытучыга рәхмәтле булу, ә укытучылар ата-аналарга хөрмәт һәм мәхәббәт турында күбрәк сөйләсен өчен, укытучылар хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү мөһим. Әйдәгез моны һәрвакыт истә тотыйк» ¬ диде ул.