Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫ ШӘКЕРТЛӘРЕ СПАРТАКИАДАСЫНЫҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕНДӘ УЗДЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫ ШӘКЕРТЛӘРЕ СПАРТАКИАДАСЫНЫҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕНДӘ УЗДЫ

12 March 2024

Һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Волейбол» спорт төрен популярлаштыру максатыннан, 11 мартта «Казан медицина көллияте» ГАПОУ базасында 2023-2024 уку елында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары шәкертләре Спартакиадасының волейбол буенча ярышларының финал этабы узды. Ярышлар шәһәр зонасы этабында беренче урынны алган кызлар командалары арасында уздырыла. Катнашучылар арасында Казан медицина көллияте, Әлмәт политехник көллияте, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Чаллы шәһәренең индустриаль педагогика көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты көллияте, Казан педагогия көллияте бар иде.

Волейбол буенча Татарстан республикасы Спартакиадасының финал этабы нәтиҗәләре буенча "А" төркемчәсендә I урынны Казан медицина көллияте командасы алды. II урында – Чаллы шәһәренең индустриаль педагогия көллияте. Б I төркемчәсендә – Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте командасы, ә икенче урынны В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте алды. Спартакиаданың финал этабы – Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасы финалының башлангыч этабы. Финалга 6 команда чыга. Шул исәптән 1-2 урынны алган 2 авыл һөнәри белем бирү оешмасы командасы һәм Спартакиада финалының төркемчәләрендә 1-2 урынны алган 4 шәһәр һөнәри белем бирү оешмасы командасы.

Ярышларны оештыручы һәм үткәрүчеләр – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы «Буревестник» физкультура-спорт җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе.