Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
Мәгариф оешмасында туклануны оештыру

Мәгариф оешмасында туклануны оештыру

КӨНДӘЛЕК КАЙНАР РИЗЫК МЕНЮСЫ

МӘГАРИФ ОЕШМАСЫНДА ДИЕТИК МЕНЮ БУЛУ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫНДА ТУКЛАНУНЫ ОЕШТЫРУ БУЕНЧА ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮЧЕ ЮРИДИК ЗАТЛАР ҺӘМ ШӘХСИ ЭШМӘКӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
“Казан медицина көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә шәкертләрне тукландыруны оештыру буенча хезмәтләрне "Ибәтуллина Э.Р." шәхси эшмәкәре күрсәтә, ул көллияттә ашханә бинасын арендалый (579.5 кв. м).

ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫН АЗЫК-ТӨЛЕК ПРОДУКТЛАРЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК ЧИМАЛЫ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮЧЕ ЮРИДИК ЗАТЛАР 


АТА-АНАЛАРНЫҢ ТУКЛАНУГА КАГЫЛЫШЛЫ СОРАУЛАРЫНА ҖАВАПЛАР


Отметьте галочку что вы не робот и нажмите кнопку "Задать вопрос".


ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР 

Сорау:
Ризык үрнәген кем тикшерә?
Җавап:
CанПиН кагыйдәләре буенча ризык үрнәген “Казан медицина көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе шәфкать туташы тикшерә. 

Сорау:
Колледжда ашау ничек оештырылган? Ни өчен студентларга ашханәдә тукланырга кирәк?
Җавап:
Студентлар ашханәсе шәкертләрне көндәлек кайнар ризык белән тәэмин итә: алар өчен дә, укытучылар өчен дә иртәнге һәм төшке аш. Ашханәдә 180 урын бар.
Шәкертләрнең иң актив вакыты нәкъ менә студент елларына туры килә. Аларның яшәү рәвеше, шул исәптән туклану гадәтләре дә шул чорда формалаша. Шуңа да студентлар ашханәсе – үсеп килүче буынның сәламәтлегенә туры юл. Көллияттә вакытта балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү – аларның сәламәтлеген саклау һәм нәтиҗәле белем алу сәләтен ачу өчен мөһим шарт. Ә инде шәкертләрнең күпчелек вакытларын көллияттә уздыруын исәпкә алсак, туклану – үсеп килүче буынның сәламәт булуында иң мөһим факторлардан. Тулы һәм баланслы туклану авыруларны кисәтергә, балаларның эшкә сәләтен, өлгерешен арттыруга, физик һәм психик үсешенә ярдәм итә, аларны хәзерге тормышка яраклаштыру өчен шартлар тудыра. Балачакта туклыклы матдәләр җитмәү физик үсеш, белем алу күрсәткечләренә, сәламәтлеккә, тискәре йогынты ясый, матдәләр алмашы бозылуга һәм хроник патологиягә китерә. Сәламәт (рациональ) ашау – сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләреннән, организмның актив яшәү вакытын озайтуда төп факторларның берсе. Хәзерге кешенең дөрес тукланмавы – күп кенә ашказаны-эчәк, эндокрин системасы, йөрәк- кан тамырлары системасы һәм яман шеш авырулары артуда төп куркыныч фактор. Кеше организмының дөрес эшләве һәм эшкә сәләте булуы өчен туклану характерына бәйле булмаган бер генә орган яки система да юк. Туклануның физиологик мәгънәсе: туклыклы һәм витаминлы ризыкларны  никадәр күбрәк сайлаган саен организмны кирәкле матдәләр белән тәэмин итү шулкадәр арта төшә. Мәктәптә туклану процессы санитар нормалар һәм кагыйдәләр белән регламентланган һәм аларны үтәү әлеге процессны рациональ туклану нигезләренә туры китерү дигән сүз.

Сорау:
Ашханә персоналы: пешекчеләр һәм башкалар медицина тикшерүе узамы?
Җавап:
Әйе, барлык персонал медицина учреждениеләрендә медицина тикшерүе уза һәм бу СанПиН регламенты буенча медицина кенәгәләрендә теркәлә.

Сорау:
Казан медицина көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең ашханә бинасы санитар эшкәртү узамы?
Җавап:
Әйе, бу эш санитар дезинфекцияләү чаралары ярдәмендә 2 сәгать саен башкарыла.