Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе шәкертләрнең Казан медицина көллияте тулай торагында яшәү шартларын бәяләде

ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе шәкертләрнең Казан медицина көллияте тулай торагында яшәү шартларын бәяләде

14 March 2024
13 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе, «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директорының административ-хуҗалык хезмәте буенча урынбасары Эдуард Әхмәтов һәм «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнара Гыйләҗева белән берлектә, шәкертләрнең, аерым алганда ятим балаларның яшәү шартларын өйрәнү максатыннан Казан медицина көллияте тулай торагына барды. Комиссия составында комиссия рәисе Әлфия Вәлиева, шулай ук комиссия әгъзалары Изольда Жуйкова һәм Артем Кузнецов катнашты.
Тулай торакны әйләнеп чыккач, комиссия әгъзалары шәкертләрнең яшәү шартларына игътибар иттеләр, ашханә, йокы һәм санитар-гигиена зоналарын карадылар. Алар шулай ук шәкертләр белән сөйләшүләр үткәреп, аларның яшәү шартларының сыйфатын мөмкин кадәр яхшыртулар турында фикерләрен уртаклашты. Тулаем алганда, шәкертләр тулай торакта яшәү шартларыннан канәгатьлек белдерә.
Бинада сыйфатлы ремонт башкарылган, шәкертләр бүлмәләре уңайлы, яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, шул исәптән телевизорлар да бар. Шәкертләр көллият хакимиятенең алар өчен уңайлылы шатлар тудырып, аларны кайгыртып торуларын югары бәяли.
Казан медицина көллияте тулай торагында шәкертләрнең яшәү шартларын бәяләү буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе эшчәнлеге шәкертләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм уңай белем бирү мохитен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.