Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ЛЕКТОРИЕ: МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛӘРЕ ЭШЕНЕҢ МӨҺИМ АСПЕКТЛАРЫ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ

КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ЛЕКТОРИЕ: МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛӘРЕ ЭШЕНЕҢ МӨҺИМ АСПЕКТЛАРЫ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ

14 March 2024
Казан медицина көллиятендә «Урта һөнәри белемле медицина хезмәткәрләре эшчәнлегенең кайбер мәсьәләләре турында» дигән темага белем бирү лекорие узды. Чара 200дән артык катнашучыны җыйды. Спикеры – Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы Илшат Миңнегулов.
Лекторийны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Гыйләҗева ачты. Барлык катнашучыларны сәламләп, әлеге тема буенча фикер алышуның булачак медицина белгечләре өчен мөһимлеген ассызыклады. Чараның модераторы – Казан медицина көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Анна Мөбарәкшина. 
Спикер Илшат Миңнегуловның урта һөнәри белемле медицина хезмәткәрләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үзенең тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашуы аудиториядә зур кызыксыну уятты. Лекторий барышында медицина өлкәсендә белгечләр эшенең актуаль аспектлары, һөнәри эшчәнлекнең хокукый аспектлары, шулай ук этика һәм җаваплылык мәсьәләләре тикшерелде.
Чара катнашучыларга белемнәрен баетырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм юриспруденция өлкәсендә тәҗрибәле белгечтән файдалы киңәшләр алырга мөмкинлек бирде. Белем бирү лекторие – булачак медицина хезмәткәрләренең һөнәри үсешендә мөһим адым.