Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
«КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕ» ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ ҺӘМ БАЗА МЕДИЦИНА ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ, АЛАРНЫҢ ЭШЕН КАМИЛЛӘШТЕРҮ ЮЛЛАРЫ

«КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕ» ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ ҺӘМ БАЗА МЕДИЦИНА ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ, АЛАРНЫҢ ЭШЕН КАМИЛЛӘШТЕРҮ ЮЛЛАРЫ

14 March 2024

Казан медицина көллиятендә «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе һәм база медицина оешмаларының үзара хезмәттәшлек перспективалары, аларның эшен камилләштерү юллары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чара урта медицина белеме булган белгечләрне практик яктан әзерләүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Түгәрәк өстәлне Казан медицина көллияте директоры вазифаларын башкаручы Алексей Шулаев ача. Әлеге чара эшендә директор урынбасарлары һәм төрле юнәлешләр буенча бүлек мөдирләре, шулай ук Татарстан Республикасы медицина оешмалары вәкилләре катнашты.

Чыгыш ясаучылар:


1. Казан медицина көллиятенең уку практикасы мөдире һәм җитештерү практикасы мөдире Светлана Луканихина һәм Зөлфия Круглова «Дәвалау эше», «Акушерлык эше», «Шәфкать туташлары эше» белгечлекләре буенча шәкертләрнең практик әзерлеге турында сөйләделәр;

2. Казан шәһәренең «М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары. Луиза Гобәева медицина персоналын әзерләүдә клиника һәм көллиятнең социаль хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты;

3. «21 нче шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш шәфкать туташы Эльвира Соловьева шәкертләрне амбулатор-сырхауханә оешмаларында эшкә яраклашуга алдынгы караш тәкъдим итте;

4. «Профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш шәфкать туташы. Гүзәл Сафина МИСны көллиятнең уку процессына кертү һәм эш урыннарында интеграцияләү турында фикер алышты.

Чара мәгариф учреждениесе һәм медицина оешмалары арасындагы актуаль хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышырга, шулай ук медицина өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләү өчен эшне алга таба камилләштерү буенча план төзергә мөмкинлек бирде.