Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
КАЗАН ШӘҺӘРЕ УКУЧЫЛАРЫ ЛАБОРАТОРИЯ МЕДИЦИНА АНАЛИЗЫ БУЕНЧА ҺӨНӘРИ СЫНАУЛАРДА КАТНАШТЫЛАР

КАЗАН ШӘҺӘРЕ УКУЧЫЛАРЫ ЛАБОРАТОРИЯ МЕДИЦИНА АНАЛИЗЫ БУЕНЧА ҺӨНӘРИ СЫНАУЛАРДА КАТНАШТЫЛАР

14 March 2024
«Профессионаллар» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы кысаларында лаборатория медицина анализы компетенциясе буенча 8-11 сыйныфларның 78 укучысы һөнәри сынауларда катнашты. Ярышлар «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә» һәм «Казан шәһәре Идел буе районының Россия Герое Д.Р.Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» уздырылды.
Һөнәри сынауларда укучыларга түбәндәге мөмкинлекләр тудырыла:
1. Микроскоп астында кан күзәнәкләрен, микроорганизмнарны, тукыма һәм орган күзәнәкләрен өйрәнү;
2. Бактерияләр үстерелә торган туклыклы мохит белән танышу;
3. Механик пипетка дозаторларын кулланып дозалау техникасын үзләштерү;
4. Һавадагы углекислый газның күләмен билгеләү.
Моннан тыш, укучылар Казан медицина көллиятендә әзерлек белгечлекләре турында мәгълүмат алды. Чара тәмамлангач, барлык укучылар 30 мартта 11:00 сәгатьтә «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә узачак ачык ишекләр көненә чакырыла.
Мондый чараларда катнашу укучыларның һөнәри үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, алар медицина һәм лаборатория эшчәнлеге дөньясын яхшырак аңлый башлый. Укуның бу практик өлеше яшь буынны үз һөнәрен нәкъ менә медицина өлкәсендә сайларга этәрер дип ышанабыз.