Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе

«ПРОФЕССИОНАЛЛАР» ХӘРӘКӘТЕ

5 April 2023
2023 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасында «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Ортопедик стоматология», «Лаборатория һәм медицина анализы», «Медицина буенча һәм социаль яктан кайгырту» компетенцияләре буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы старт алды.
Параллель рәвештә «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе конкурсантлары төбәк этабында «Чаллы медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Фармацевтика» компетенциясе буенча, «Түбән Кама медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Акушерлык эше» компетенциясе һәм Зеленодольск медицина училищесы базасында «Дәвалау эше (фельдшер)» компетенцияләрендә катнаштылар

ФОТООТЧЁТ

Илебезнең WorldSkills әгъзаларының уңай тәҗрибәсен исәпкә алып Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте оештырыла.
Чемпионат хәрәкәте конкурсантларның компетенцияләрен күрсәтүгә һәм билгеле бер икътисади өлкәдә «продуктлар» прототипларын формалаштыру буенча эшкә юнәлдерелгән ярыш чараларыннан гыйбарәт.
Чемпионат хәрәкәтенең миссиясе: эшче һөнәрләрнең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, һөнәри осталык чемпионатларын оештыру һәм үткәрү аша иң яхшы практикаларны һәм һөнәри күнекмәләрне берләштерү юлы белән яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итүче шартлар һәм мотивация системалары булдыру, шулай ук икътисадның төрле тармакларын оператив һәм нәтиҗәле кадрлар белән тәэмин итүгә булышу.
Чемпионат циклы традицион рәвештә төбәк чемпионатларыннан башлана. Татарстан Республикасында «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы 2023 елның 3 апреленнән 7 апреленә кадәр 97 компетенция буенча үткәрелә. Чемпионатны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.
Чемпионат ачылышында Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разинович кереш сүз белән чыгыш ясап, конкурсантларны, профессионаллар хәрәкәтен оештыручыларны, экспертларны котлады:
"Хәерле көн, хөрмәтле катнашучылар, оештыручылар һәм эксперт-укытучылар! Мин сезне бу тантаналы чарада сәламләвемә шатмын һәм «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының 2023 елгы төбәк этабы башлануы белән котлыйм! Казан медицина көллияте базасында быел бер үк вакытта өч компетенция буенча ярышлар уза: «Ортопедик стоматология», «Лаборатория һәм медицина анализы», «Медицина буенча һәм социаль яктан кайгырту»
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чемпионат хәрәкәтенең төп бурычы-талантлы, перспективалы яшьләрне һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия яшь белгечләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Чемпионат җиңүчеләре үз эшенең яшь һәм перспективалы белгечләре булыр дип чын күңелдән өметләнәм! 
Региональ чемпионат җиңүчеләре Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәк һәм быел ноябрь аенда илебезнең мәдәният башкаласы Санкт - Петербургта узачак «Профессионаллар» 2023 елгы милли чемпионатның сайлап алу ярышларында һәм финалында республика исеменнән чыгыш ясаячак.
Төбәк чемпионаты җиңүчеләре Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәк һәм быел ноябрь аенда илебезнең мәдәният башкаласы Санкт - Петербургта узачак «Профессионаллар» 2023 елгы милли чемпионатның сайлап алу ярышларында һәм финалында республика исеменнән чыгыш ясаячак.
Сезне алда кызыклы көннәр көтә. Алар, әлбәттә, һәркемгә кызыклы тәҗрибә китерәчәк. Яңа күнекмәләрне, шәхси сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәк һәм, иң мөһиме, яхшы танышулар өчен мәйданчык булачак.
Безнең төбәктә югары квалификацияле, дөнья дәрәҗәсендәге ихтыяҗлы белгечләрнең яңа буыны формалаша. Сезнең осталыгыгыз – Татарстан Республикасы икътисады үсешенең нигезе!
Барлык катнашучыларга һәм экспертларга җиңү юлында максатчанлык һәм чыдамлык күрсәтергә һәм ярышларны максималь нәтиҗә белән үтәргә телим!»