Чит шәһәрләрдән килеп белем алучылар өчен уңайлы тулай торак бар. 3 яки 4 кешегә исәпләнгән һәр бүлмәдә суыткыч, телевизор, кирәкле җиһаз, савыт-саба каралган. Тулай торакта шулай ук актлар залы, әти-әниләр белән очрашу бүлмәсе, спорт белән шөгыльләнер өчен тренажер залы, ял бүлмәсе, уку бүлмәсен үз эченә алган китапханә, дәрес әзерләү бүлмәсе бар.
2020-2021 уку елына 1нче номерлы Дәүләт бурычы нигезендә тулай торактагы 78 бүлмәдә 320 кеше өчен яшәү урыны бар.
Тулай торакта аренда килешүе (мәгълүмат өчен генә)