Дәвалау эше белгечлеге буенча 2023 елның иң яхшы чыгарылыш шәкерте

24 april 2023

2023 елның 20 апрелендә «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында  31.02.01 Дәвалау эше белгечлеге буенча Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының чыгарылыш төркемнәре шәкертләре арасында һөнәри осталык республика конкурсы үткәрелде.
Конкурс Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмалары Директорлар советының 2022-2023 уку елына эш планы нигезендә үткәрелде.
Биремнәрнең катлаулылык дәрәҗәсе 31.02.01 Дәвалау эше белгечлеге буенча Урта һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә туры килә.
Экспертлар төркеме үткәргән бәяләү нәтиҗәләренә нигезләнеп, конкурс жюрисы йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде:
I урын - Гущина Анастасия Андреевна – «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе;
II урын -  Сушников Даниил Александрович - «Яшел Үзән медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе;
III урын - Искиндирова Мария Викторовна - "Чаллы медицина көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе.

ФОТООТЧЁТ