Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннарын котлау

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннарын котлау

5 May 2023
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин һәм
сәламәтлек саклау тармагындагы Республика ветераннар советы инициативасы белән
 2023 елның 5 маенда "Казан медицина көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында  халык сәламәтлеген саклауга иң зур өлеш керткән ветераннарны чакырып Җиңү көнен бәйрәм итү тантанасы узды. Көллият шәкертләре һәм биредәге коллектив көче белән бәйрәм концерты оештырылган иде. Мондый очрашулар яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү максатыннан бик мөһим.

Кадерле ветераннарыбызны  Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, иминлек телибез! Яшәү көчегез ташып торсын, иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын! Озын бәхетле гомер кичерегез!